16 апрель 2014 яңалыклары
-
Мәдәният үзәгендә
15 апрель көнне Татар мәдәният үзәге халык театры труппасы тамашачы хозурына әдәбиятыбыз классигы Мирсәй Әмирнең "Миңлекамал" драмасын тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова әлеге премьераны Бөек Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә әзерләүләрен әйтте. Авыр сугыш елларында тылда халкыбыз күрсәткән фидакарьлек үрнәге, шуның бәрабәренә фронтта яуланган җиңү күренешләре...
-
“Идел-йорт” фестивале
13 апрель көнне Татар Димскәе авылы мәдәният йортында җирле халык театры чираттагы иҗат җимешен күрсәтте. Быел алар Рәшидә Җиһаншинаның "Кодагыйлар" әсәрен сәхнәләштергәннәр. Спектакльне караганнан соң фикер алышуда артистларның уенына уңай бәя бирелде һәм алга таба да Татар Димскәе халык театры бу мактаулы исемне йөртергә лаек дип табылды.
-
Мәгърифәт юлында
10 апрель көнне Ютазы район үзәге Урыссу бистәсендә төбәкара фәнни-гамәли конференция узды. "Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында" дип исемләнгән чара Урыссу татар гимназиясендә үтте. Анда республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарыннан килгән вәкилләр, шул исәптән Бөгелмә делегациясе дә катнашты. Үзенең кыска гына гомере эчендә татар мәгарифендә тирән эз калдырган шәхес Фатыймаи-Фәридә эшчәнлегенә конференциядә тирән...
-
Атналык вакыйгалар
7 апрельдән 13 апрельгә кадәр вакыт эчендә Бөгелмә районы ЮХИДИ бүлеге инспекторлары юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 599 очрагын теркәгәннәр. Гөлнара ГЫЙБАДУЛЛИНА, Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты. Юлларда тәртип бозуларның: - 8ендә транспорт чарасы белән идарә итүче исерек булган; - 1сендә руль артында булган кеше эчкәнме-юкмы икәнен ачыклау максатыннан...
-
БДИ үткәрү көннәре билгеле
Тугызынчы сыйныф укучылары өчен имтиханнар 28 майда башланачак. Бу көнне алар җәмгыять белеме, химия, әдәбият, информатика фәннәрен тапшыра алачак. 31 майда математика, 3 июньдә география, тарих, биология, чит телләр һәм физикадан имтихан булачак. 6 июньдә тугызынчы сыйныф укучылары рус теленнән имтихан тапшырачак. 11 сыйныф чыгарылыш укучылары өчен БДИның төп дулкыны...